ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Радик Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Радик Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Радик Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар дөньясы зур югалту кичерә. 2 июнь көнне талантлы журналист, милләтпәрвәр шәхесебез, “Шәһри Казан” гәҗитенең баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабиров вафат булды.

Хәзерге татар матбугатында Радик Сабиров исемен белмәгән кешеләр сирәктер. Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туып, Радик Рәшит улы алдагы тормыш юлын Казан шәһәре белән бәйли. Биредә ул Казан дәүләт университетын тәмамлый, филология буенча кандидатлык диссертациясен яклап, дистә ел университетта мөгаллимлек итә. Иҗатка, журналистикага булган мәхәббәте аңа беркайчан да тынгылык бирми. Төрле елларда ул «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, «Интертат» интернет-басмасында, «Идел» журналында эшли. 2019 елдан бүгенге көнгәчә Радик Сабиров «Шәһри Казан» журналының баш мөхәррире булып хезмәт итте.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, “Без – бергә” кушымтасының мөхәррире буларак Радик Рәшит улы Россия регионнарындагы татар телле матбугат чаралары вәкилләре белән дә, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларга килгән милләттәшләребез белән дә даими очрашып, тәҗрибә алмашып яшәде.

Бөтендөнья татар конгрессы Радик Рәшит улы Сабиров вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*