ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Петропавловскта Сабантуй узачак мәйданны карады
Васил Шәйхразыев Петропавловскта Сабантуй узачак мәйданны карады

Васил Шәйхразыев Петропавловскта Сабантуй узачак мәйданны карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек барышы белән танышты.

Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация милли бәйрәм үтәчәк мәйданны карадылар. Сабантуйның биредә яшәүче татарлар өчен әһәмиятлелеге, гомумән, республика халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуы билгеләнде.

Шулай ук биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты куелачак урын белән таныштылар. Бюст куелачак скверга Тукай исеме биреләчәк.

Анда Петропавловск шәһәренең мәдәният, мәгариф, спорт идарәләре җитәкчеләре, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Минзәлә районы җитәкчелеге катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*