ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 5 еллык эшчәнлегенең матур юбилей бәйрәме узды
Чистайда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 5 еллык эшчәнлегенең матур юбилей бәйрәме узды

Чистайда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 5 еллык эшчәнлегенең матур юбилей бәйрәме узды

Кичә Чистай районы Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 5 еллык эшчәнлегенең матур юбилей бәйрәме узды

Чарада Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы катнашты. Бәйрәм кичәсе Чистай районының мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәтнең догасы белән башланып, районның төрле оешмалары һәм учрежденияләре котлаулары белән дәвам итте.
“Сез – Фәрит абый – аксакал була белдегез, ә Сез – Рушания апа – Ак калфак була белдегез; без, яшьләр, ашыгабыз, тик менә олы яшьтә дә Сезнең кебек зирәк һәм акыллы булырга насыйп булсын иде”, – диеп сүзен башлады Мөхәммәт хәзрәт.
Чистай районы Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мөҗип улы да котлау сүзләрен җиткерде: “Аллаһы Тәгалә Сезгә, Ак калфаклыларга, тәрбиягезне биргән. Һәммәгезнең йөзендә – нур. Аксакаллар Сезне хөрмәт итә”, – диде ул.
Ә оешманың барлыкка килүе нәрсәдән башланды? 5 ел элек Чистай районы “Ак калфак” оешмасында җитәкче буларак хезмәт иткән Зөһрә ханым китүе турында хәбәр булгач, Рушания ханым Закирова оешманың яңа җитәкчесе итеп билгеләнә. Эшне башлап җибәрү өчен ул Региональ “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Кадрия Рәис кызын районга чакырып, аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлый, киңәшләр ала. Ике ел да узмый, ә инде Чистай районында 100 хатын-кыз катнашында  “Тарихи мәдәни ядкәрләр сагында” исемендәге күчмә утырыш уздырырга дигән план корыла. (июнь, 2022 ел, 100 кеше – ТРның 24 районы, Рәсәйнең 2 төбәге (Башкортостан Республикасы, Киров өлкәсе)).
“Эшләгәннәрнең нәтиҗәсе була, һәм ул күренә дә, – ди Кадрия Рәис кызы, – шуңа күчмә утырышның монда узуы бер дә гаҗәеп нәрсә түгел. Бөтен дөнья күләмендә уза торган “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесен алсак та, “Каз өмәсе” фестиваль-бәйгесе булсын ул, – Чистайлылар бик актив катнашалар. Моннан тыш шушы җирлектә туып үскән Өммегөлсем Камалова исемендәге бәйге булдыру да – оешманың зур хезмәте. Районның мәгариф бүлеге, җирле Бөтендөнья татар конгрессы, мәктәп һәм балалар бакчалары, мөхтәсибәт, Сарман, Яңа Чишмә, Баулы, Алексеевски районнарының “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре, Әлмәт районы кунаклары, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Сезне юбилей белән тәбрикләргә килүләре – Сезнең күпкырлы эш алып баруыгызны тагын бер дәлилли. Ә бит бердәмлектә –  көч. Тик бердәмлектә генә зур һәм тотрыклы нәтиҗәләргә килеп була”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*