ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Киндяковка татарлары Сабантуйга җыелды
Ульяновск өлкәсенең Киндяковка татарлары Сабантуйга җыелды

Ульяновск өлкәсенең Киндяковка татарлары Сабантуйга җыелды

Тимерьюл районының “Винновская роща” ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Район администрациясе, җирле татар автономиясе һәм бизнесменнар тырышлыгы белән быел инде унҗиденче тапкыр оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында төрле милләт һәм дин вәкилләре катнашты.

Сөембикә-ханбикә образындагы чибәр татар кызы Сабантуй кунакларын халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алды. Ә Алсу Туктарова һәм Ринат Сөләйманов җитәкчелегендәге “Булгар” ансамбле тамашачыны моңлы җырлар, дәртле биюләр белән сөендерде. Паркка керә торган киң капкадан ерак түгел генә Росгвардия идарәсенең күргәзмәсе җәелеп киткән иде. Тынычлыгыбызны саклаучыларның обмундированиесы белән заманча корал үрнәкләре өлкәннәрнең дә, балаларның да игътибарын җәлеп итте. Күргәзмә белән күршедә СВО зонасына китәргә теләүчеләр белән хәрби контракт төзү пункты эшләп торды. Ә походтагы кухняда пешкән солдат боткасын – итле карабодайны авыз итәргә теләүчеләр озын чиратка басканнар иде. Иртәдән кичкә кадәр өч йөздән артык кеше тәмле солдат боткасы белән сыйланды, ди милли бәйрәмне оештыручыларның берсе – район татар автономиясе рәисе Рамил Абитов. Милли төсмерләргә искиткеч бай бәйрәмдә төрле буын кешеләрен балалар мәйданчыгы, халык уеннары һәм “Уйнагыз, гармуннар” мәйданчыклары көтә иде. Танылган педагог, оста гармунчы Әсхать Рахимовны моңга сусаган милләттәшләребез аеруча җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде. Онытылмас милли көйләребезне тальян гармунда искиткеч оста уйнады ул.

Үзәк сәхнә каршындагы эскәмияләрдә бер генә буш урын да калмаган иде. Иртүк килеп утыручылар үзешчән сәнгать осталары концертын онытылып китеп карады, сәләтле балалар чыгышына сокланды. Мәйдан тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко сәламләде. Ул төбәгебездә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, милли мәдәниятләр үсешенә зур өлеш кертүе өчен җирле татар автономиясе рәисе, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Абитовка рәхмәт белдерде. Хөкүмәт вәкиле шушы көннәрдә Алтын туйларын билгеләп үтүче бәхетле пар – Шаһиҗан һәм Әлфия Санатуллиннарга, күптән түгел якты дөньяга аваз салган сабыйның әти-әнисенә истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында бергә булуыбызны күрсәтеп, СВО зонасында неонацистларга каршы сугышучы ир-егетләребезгә һәрьяклап ярдәм итик, диде Александр Коробко. Ә Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә кушылып, 1 класска барырга җыенучы малайлар һәм кызларга мәктәп кирәк-яраклары белән шыплап тутырылган букчалар бүләк итте. Күп балалы гаиләләрдә һәм СВОда катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче биш балага “Бостон” фирмасының сертификатларын әзерләгән идек, ди Рамил Абитов. Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алмаз Иматдинов, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Роман Султашов һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов халыкны чал тарихлы Сабантуй бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, милли гореф-гадәтләребез белән йолаларыбызны, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калып киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген ассызыкладылар. Ә Ульяновск гарнизонының хәрби прокуроры, юстиция подполковнигы Максим Животягин белән Тимерьюл, Ленин районнары хәрби комиссары Дмитрий Муханов язгы призыв буенча Россия армиясе сафларына китүче өч татар егетенә Сабантуй бүләкләрен тапшырдылар. Сезгә Туган ил алдындагы конституцион бурычыгызны намус белән үтәп, чын тормыш мәктәбен үтеп, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп итсен, диде военком.

Милли бәйрәмнең концерт программасында “Булгар” балалар ансамбле, Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Алсу Туктарова, Илдар Насыйров, Радик Сагдеев, Римма Мөхәммәтҗанова, Җәмилә Алиуллова, Румия Талипова, Ринат Җәләлетдинов, Айрат Касимов, Нурзилә Ибраһимова, Татар мәдәният үзәгеннән Венера Хусаинова белән Динара Хәлимова катнашты.

Көрәш мәйданында бил алышучылар арасы

нда батыр татар егетләре дә бар иде. Менә алар – төрле үлчәү категориясендә беренчелеккә чыгучылар: Марсель Мухаметзянов һәм Камил Кәримов. Ә спорт көрәше буенча спорт мастеры исеменә кандидат Михаил Левин абсолют батыр булып танылды. Тантаналы рәвештә аның җилкәсенә Сабантуй символын – симез тәкәне китереп салдылар.

“Хәзер инде традициягә кергән район Сабан туенда катнашучыларга, үзешчән артистларга, көрәшчеләргә, оста алып баручыбыз Алсу Туктаровага, мәйданчыкларны оештыручыларга, спонсорларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Тимерьюл район администрациясе белән әзерлек эшләрен кышын ук башлап җибәрәбез, аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлибез, шуңа күрә бәйрәмебез матур, уңышлы килеп чыга”,- ди Киндяковка татарларының лидеры Рамил Абитов.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*