Заманында район Сабан туена бара алмаганнарның күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу бәйрәм әле дә үз рухын югалтмый. Бары Томбарлыда гына уза торган бу бәйрәмнең үзенә генә хас җылылыгы бар.
Авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре быел да бәйрәмне бик тә күңелле итеп үткәрделәр. Аны оештыруга авыл халкы,читтә яшәүче томбарлылар да акчалата ярдәм иткән.
Бәйрәмгә килүчеләрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева сәламләде.
Сабан туенда авылның өлкән яшьтәге әби-бабайларына, иң яшь әбигә, иң яшь каенанага, милли киемнәр белән килгән кунакларга бүләкләр тапшырылды.
Әбиләр Сабан туен җырчы һәм композитор, алып баручы
Ирек Галиев белән Томбарлы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева бик тә матур, гади һәм оста итеп алып бардылар. Бәйрәм мәйданы уен-көлке, җыр-бию белән гөр килеп торды. Сабан туена килүчеләр рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, махсус фотозонада фотога төштеләр. Оештыручылар программага яңа уеннар да өстәгәннәр. Мәсәлән, аркан тартышу, чүлмәк вату, бүләк кисү кебек гадәти уеннардан тыш, “Кыш көне көянтә-чиләк белән суга бару”, “Ташбака”, “Йомгак ясау” уеннары. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр тапшырылды.
Чарада әби-бабайларның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин катнашуы нур өстенә нур булды. Аны беренче җырыннан ук алкышларга күмделәр, авылның аш-су остасы Рәсимә Шәйдуллина аңа хөрмәт йөзеннән чәк-чәк бүләк итте.
Тамашачылар Нәфкать Нигъмәтуллинның моңлы тавышын, гади, тыйнак булуын үз иттеләр, кушылып җырладылар һәм биеделәр, чыгышларны алкышларга күмделәр.
“Нәфкать Нигъмәтуллинның җырлавын бик яратам. Баулыда концертында да булганым бар. Бүгенге Сабан туена да сөенеп килдем, – дип уртаклашты Кызылъярдан ел саен диярлек Әбиләр Сабан туена килүче Римма Абдуллина. – Әбиләр Сабан туе бик тә кызык була. Кодагыем белән көянтә-чиләк уенында катнашып, кыйммәтле бүләк тә алган бар. Бик яратам бу бәйрәмне, матур табигать кочагында уза, оештыручыларга зур рәхмәт “.
“Сабан туе – бала чагыбыздан ук көтеп алган милли бәйрәмебез бит ул. Аны барыбыз да ярата. Ә бүгенге Сабан туе бик тә үзенчәлекле. Мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрәбез, беркайда юк мондый Сабан туе, – дип уртаклашты Нәфкать Нигъмәтуллин. – Шулхәтле матур, рәхәт бәйрәм. Көне дә бик яхшы. Аллаһы кушып, бу традиция дәвам итсен. Баулы, Азнакай якларын мин бик яратам, халкы да бик ачык, рәхәт”.
Бәйрәм биш сәгатькә якын барды, бик күпләрнең күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар, Нәфкать Нигъмәтуллинның җырларын тыңлап хозурланып, яшьлекләренә кайттылар, яшьрәк әби-бабайларның уеннарда катнашуын тамаша кылдылар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл халкы бәйрәмнән канәгать калды.
Чыганак: bavly-tat.ru