Узган атнада Дзержинскның Җәмигъ мәчетендә “Махинур” мәдрәсәсе укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте.
Киеренке ике көндә чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан һәм дипломнарны яклаганнан соң, барыбыз да көткән мизгел килеп җитте.
Өч ел дәвамында алган дини белемне раслаган унга якын шәкерткә дипломнарны өлкә Диния нәзарәте рәисе, казый Гаяз хәзрәт Закиров, уку-укыту эшләре буенча аның урынбасары, мәдрәсә директоры Расул хәзрәт Хәсәнов тапшырдылар.
Бу документ кына түгел, ул тырышлык һәм ышаныч белән үткән зур юлның символы. Һәр шәкертнең дипломы – зур хезмәт, китап артында йокысыз төннәр үткәрү һәм белемгә ихлас омтылыш нәтиҗәсе.
Алган белемебезне үз җирлекләребездә, үз мәхәлләләребездә, якташларыбызны, авылдашларыбызны ислам диненә җәлеп итүгә файдалы кулланырбыз дип ышанып калам.
Тантана тәмамлангач, барыбыз да бергә мәчет бинасында милли ризыклар белән мул итеп корылган табын артында җылы аралаштык, тәэсирләр белән уртаклаштык, укыган елларыбызны искә алдык.
Юл уңаеннан, Гаяз һәм Расул хәзрәтләргә, мәдрәсәнең элекке директоры һәм укытучысы Рафек Тимербаевка һәм барча мөгаллимнәребезгә ихластан биргән гыйлемнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, алда да Аллаһы юлында булган шушы изге эшчәнлекләрендә уңышлар телим.
Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез белемле һәм рухи яктан җитлеккән яңа буын мөселманнарны тәрбияләргә ярдәм итә.
Хасән ФАЗУЛҖАНОВ.
Фото өлкә Диния нәзарәтенең ВКонтакте сәхифәсеннән алынды.