Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар. Бу йоланың тамырлары үткәнгә барып тоташа. Бәйрәм алдыннан авыллар буйлап егетләр-кызлар Сабан туе җиңүчеләре өчен бүләкләр җыеп, җырлап-биеп йөргәнннәр. Әлеге йола хәзер шәһәрләрдә дә яңартыла.
Казанның «Залесный» мәдәният үзәге артистлары һәр җирле халык бергәләшеп «Салават Күпере» торак комплексы буенча Сабантуйга бүләк җыйдылар. Халык бүләк җыючыларны җылы каршы алды. Сабантуй батырларына дип сөлгеләр, яулыклар һәм башка бүләкләр тапшырылды. Һәр бүләк теләкләр әйтеп кабул ителде, чара җыр-биюгә үрелеп барды.
Әлеге бүләкләр иртәгә 20 июньдә Аккош күлендә узачак Сабантуйда батырларга тапшырылачак.