Бүген Бөтендөнья татар конгрессына Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясенә йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре кунакка килде. 19 кешелек төркемне Казанга сәяхәткә студиянең кураторы һәм педагогы, шагыйрә, язучы Айгөл Юльякшина алып килде.
Иң элек балалар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев белән очраштылар. Очрашу балалар белән җылы аралашу форматында узды. Нәни кунаклар үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр – җырладылар, шигырь сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Түгәрәк өстәл артында аралашудан соң Марс Тукаев кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырып чыкты. Алар конгресс хезмәткәрләре белән аралаштылар, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимовның шигырь сөйләвен тыңладылар. Очрашу ахырында Булат абыйлары һәр балага үзенең “Утырып сөйләшик әле бер…” дип аталган җыентыгын бүләк итте.
Конгресстан соң кунаклар Иске Татар бистәсе буйлап экскурсиягә киттеләр. Алар Казанда 21 июньгә кадәр кунак булачак.







