ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Бөтендөнья татар конгрессына Төньяк-Казахстан өлкәсеннән делегация килде
Бөтендөнья татар конгрессына Төньяк-Казахстан өлкәсеннән делегация килде

Бөтендөнья татар конгрессына Төньяк-Казахстан өлкәсеннән делегация килде

Бүген Татарстанга Төньяк-Казахстан өлкәсеннән делегация килде. Кунакларның Казанга сәяхәте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында рәсми чәй эчүдән башланды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның беренче урынбасары Марс Тукаев катнашты. Данис Фәнис улы кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашуның төп темасы Сабантуй иде.  Сөйләшү татар милли бәйрәмен оештыру мәсьәләләренә кагылды. Чөнки Төньяк-Казахстан өлкәсеннән килгән делегациянең төп максаты – Казанда узучы Сабантуйда катнашу. Иртәгә делегация халык бәйрәменең ничек үтүен күрәчәк, татар милли ризыкларын татып караячак һәм милли уеннарда катнашачак.

Бүгенге очрашуда Сабантуйны оештыру мәсьәләләре турында сүз барды. Бөтендөнья татар конгрессының масштаблы Сабантуйлар үткәрү тәҗрибәсе бик зур.  Данис Шакиров кунакларга әзерлек этаплары, милли бәйрәмнең нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, эш алымнары һәм тәҗрибә белән уртаклашты. Кунаклар үз сорауларын да бирә алды. Аларны Сабантуйга бәйле йолалар һәм гореф-гадәтләр кызыксындырды. Шулай ук бәйрәмне оештыруга финанслар һәм бизнесны җәлеп итү турында да сораулар булды.

Очрашу ахырында кунаклар Бөтендөнья татар конгрессына милли савыт-саба бүләк иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров кунакларның һәркайсына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Аннары кунаклар Казан буйлап экскурсиягә китте. Анда аларны шәһәрнең төп истәлекле урыннары белән таныштырачаклар. Программада – Кремльгә һәм Иске Татар бистәсенә экскурсияләр, ә кич белән «Туган авылым» комплексында кичке аш планлаштырылган.

Казан Сабантуеннан соң икенче көнне Казахстаннан килгән делегация Болгар тарихи-архитектура тыюлыгына барырга ниятли. Бу Идел буе Болгары тарихы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*