17 июньдә Красноярскиның Татышев утравында Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм Красноярскида инде егерме бишенче тапкыр узды.
Кунаклар рәсми ачылышка кадәр җыела башлады, ә тантаналы өлеш башланганда мәйданда халык бик күп иде. Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне дә чакырдылар. Шуңа күрә мәйданга Сабантуй турында белгәннәр генә түгел, ә бу көнне утрауда ял итеп йөргән кешеләр дә килде.
Катнашучыларны һәм кунакларны шәһәр башлыгының беренче урынбасары Вадим Войцеховский котлады. Ул Сабантуйның инде төрле милләт вәкилләренә кызыклы булган уртак бәйрәмгә әйләнүен билгеләп үтте.
Бәйрәмнең бизәге татар көрәше булды. Красноярск халкы көрәшчеләр өчен җан атты. Баганага менү зур кызыксыну уятты. Кем тизрәк һәм җитезрәк багананың очына үрмәләде – шул бүләк алды.
Ир-атлар көч һәм җитезлек күрсәткән арада, татар хатын-кызлары татар токмачы кисүдә ярышты. Хуҗабикәләр шунда ук камыр бастылар, җәйделәр һәм токсач кистеләр.
Чара дәвамында зур сәхнәдән иҗат коллективлары һәм җырчылар чыгыш ясады. Тамашачылар халык җырларын да, заманча эшкәртүдәге композицияләрне дә ишетте. Милли бәйрәм булгач милли аш-су белән сыйлану да күздә тотыла. Красноярскилыларга татар камыр ризыклары, кайнар ашлар, тәм-том тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмнең бер конкурсын чәк-чәккә багышлаганнар иде. Хуҗабикәләр бу ризыкның берничә вариантын тәкъдим итте. Рецепт, кагыйдә буларак, бер үк, ә менә бизәлеше: әзерләнеше төрле булырга мөмкин. Чәк-чәкне кечкенә порцияләрдә дә, торт формасында да ясарга була.
Оештыручылар балалар өчен аерым мәйданчыклар ясаган иде. Монда нәниләр иҗади мастер-классларда һәм уеннарда катнаштылар.
Бүген күпмилләтле Красноярск краенда 45 меңнән артык татар яши. Сабантуй «Красноярск шәһәрендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә ярдәм итү» муниципаль программасы кысаларында уза, аның бурычларының берсе – милләтара һәм диннәрара татулыкны ныгыту.