ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы командасы Татар Каргалысы белән танышты
Татар яшьләре форумы командасы Татар Каргалысы белән танышты

Татар яшьләре форумы командасы Татар Каргалысы белән танышты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов җитәкчелегендәге делегация Оренбург өлкәсендәге тарихи Татар Каргалысы авылында булды. Сәфәр 20–21 июнь көннәрендә Оренбург шәһәрендә узучы «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында оештырылды.

XVIII гасырда нигез салынган Татар Каргалысы татар халкының мөһим мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе булып санала.

Сәфәр барышында делегация авыл мәдәният йортында, төбәк тарихын саклаучы музейда, тарихи зиратта һәм борынгы мәчетләрдә булды. Очрашу вакытында Форум командасы имам Халил хәзрәткә кулъязма Коръән бүләк итте.

Шулай ук авылның үткәне, яшьләр белән эшләү, татар мәдәни мирасын саклау һәм киләчәк проектлар турында фикер алышу узды.

Сәфәр Татар Каргалысының бай тарихы һәм рухи мирасы белән тирәнрәк танышу мөмкинлеге бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*