Түбән Новгород өлкәсендә Ырга клубында бик күңелле вакыйга булды – биредә татар теле түгәрәге эшли башлады. Шунысы куанычлы, балалар үзләре туган телне өйрәнергә һәм белергә зур теләк белән килделәр.
Княгинино округының Ырга мәдәният йорты мөдире Бәдретдинова Илсөяр Зөфәр кызы клубта туган телләрен белергә теләгән барлык балалар өчен татар телен өйрәнү дәресләре оештырды.
Үзе әйтмешли:
“Белемем буенча мин-педагог,биология һәм химия укытучысы. Шулай килеп чыкты, әле үзебезнең Урга татар мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып та эшләдем. Татарча җырлар өйрәнеп, балаларның туган телләрен бик үк яхшы белмәүләрен, сүзләрне бозуларын аңлап, җырлар башкарып, алар белән шөгыльләнергә булдым. Һәм шактый күп балалар килгәч, шаккаттым. Аларның күбесе Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, җәйгә авылга кайтучылар. Мин аларга үзем белгән белемнәрне бирә алуыма һәм телне һәм мәдәниятне, безнең гореф-гадәтләрне саклауга үз өлешемне кертә алуыма шатмын”.
«Ак Калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина әлеге башлангычны хуплап, дәресләр өчен искиткеч әсбаплар — “Әлифба” китаплары һәм матур татар алфавиты бүләк итте.
Чыганак: Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе