25 июньдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе узачак. Бу мәйданчыкка Татарстан башкаласының 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 меңнән артык укучы җыелачак.
Әлеге вакыйгада катнашучылар өчен танылган башкаручылар катнашында бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, тантаналы программа 16:00 сәгатьтә башлана. Кичәне «Минем юлым – минем Казаным» дигән видеопролог ачачак.
Чыганак:belem.ru