Тубыл шәһәренең Базар мәйданында халкыбызның күркәм бәйрәме – Сабантуй узды. Тантана халкыбызның кунакчыллыгын, гореф-гадәтләрен чагылдырган Тубыл себер-татар мәдәният үзәге артистларының җырлы-биюле чыгышлары белән башланды. Танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендә сәхнәгә куелган «Рәхим итегез, Сабантуйга!» биюе белән бәйрәм ачылды. «Вольница» ансамбле «Россия моя» җырын, ә Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова уллары Хәсән, Хөсәен Арангуловлар белән «Себер гимнын» башкардылар.
Бәйрәм кунакларын шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев котладылар. Тантаналы ачылыштан соң Петр Вагин махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга актив ярдәм күрсәткән «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, әгъзалары Эмин Юнысовка, Тимур Ниязовка, Фәридә Локмановага; себер татарлары автономиясе әгъзалары Нәсимә Кормановага, Майя Әхмәтгәрәевага, Гүзәл Бикбавлеевага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Үзенең чыгышында төрле милләт вәкилләрен мәйданга җыйган милли бәйрәмебез турында шәһәр башлыгы җылы сүзләрен, теләкләрен әйтте: «Сабантуй күңелләребездә якты вакыйга булып калсын, элемтәләребезне ныгытсын, яңа казанышларга этәргеч булсын. Һәркемнең йортында җылылык, муллык, татулык хөкем сөрсен. Бердәм һәм бүленмәс Россия!» – диде.
Базар мәйданында узган бәйрәм концертының бай иҗади программасында танылган, популяр җырчыларны, үзешчән артистларны: Тубыллыларның яраткан җырчылары Хәсән Хучашев, Айсылу Юнысова, Зөфәр Янгулов, Октябрист Мәчитов, Зарина Кәримова, «Яратам» ансамбле һәм башкаларны тамашачылар алкышлар белән каршы алды. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган җырчылар, Казан кунагы, популяр җырчы, музыкант Базарбай Бикчәнтәев, Санкт-Петербургтан килгән җырчы, композитор, шагыйрә Альбина Ишмурзинаның чыгышлары бәйрәм концертына ямь өстәде.
Альбина Ишмурзина: «Мин Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы юлламасы белән Тубыл Сабантуена килдем. Татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә юлланган Рәиснең котлау хатын сәхнәдә укыдым, җырлар башкардым. Тубыл матур шәһәр, кешеләре ачык йөзле, аралашучан. Сабантуй якты, матур тәэсирләр калдырды», – диде.
Базарбай Бикчәнтәев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның котлау хатын укыды, аннары Айгөл Корбановага, Айрат Имняковка, Зөфәр Кормановка, Зөһрә Тимергалиевага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуй кунаклары, бәйрәм тамашачылары милли йорт алды хуҗалык күргәзмәсен карадылар, себер татарларының милли ризыгы – бавырсак пешерү ысуллары белән таныштылар, кул эшләре буенча остаханәләр оештырылды.
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге, Тубыл районы мәдәният бүлеге, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе, «Ак калфак» оешмасы тырышлыгы белән куелган чатырларда, «милли ишегалды»нда Сабантуй кунакларын якты йөз, җылы сүз белән каршы алдылар.
Сабантуй ярышлары һәм уеннары үткәрелгән мәйданчыкларда төрле яшьтәге бәйрәм кунаклары күңелләренә ошаган ярышларны сайладылар. Кемдер атларда күрсәтмә чыгышларны карады. Балалар өчен күңел ачу, интерактив уеннар, мастер-класслар уздыру, призлы конкурслар оештырылды. Тамашачыларны күпләп җыйган милли көрәш, гер күтәрү, баганага менү ярышларында катнашучылар да күп булды.
Елдагыча Сабантуйда көтелгән милли көрәш ярышлары бәйрәмнең көтеп алынган мизгеле булды. Быел өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән катнашучылар көч сынашты. Шыкча һәм Индрәйдән килгән көрәшчеләр Тубыл шәһәренең Сабан туенда катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. 2009-2012 елгы яшүсмерләр арасында: Артем Морозов (65 кг) – беренче урын; икенче урын – Азат Алиев (45 кг), Илнар Сабармәтов (55 кг), Ринат Моталипов (65 кг); өченче урын – Даниэль Корманов (55 кг) җиңү яуладылар. Шыкча авылыннан килгән спортчы егетләргә һәм тренерлары Руслан Таштимировка котлауларыбызны юллыйбыз.
Ир-атлар арасында беренче урынга Рунис Йосыпов (70 кг) һәм Руслан Арипов (90 кг) лаек булды. Алар икесе дә Индрәй авылыннан, тренерлары – Тимур Сагитуллин. Җиңүчеләргә бүләкләрне себер-татар мәдәният үзәге директоры Сәет Хисмәтуллин тапшырды.
Сабантуй кичкә кадәр гөрләде, яңгыр да бәйрәмне туктатмады. Төрле буын вәкилләре өчен ярминкәләр оештырылды, тамашачыларга осталар үзләренең бизәнү әйберләрен, сувенирларын тәкъдим иттеләр. Милли ризыклардан чәк-чәк, себер бавырсагын күпләп алучылар булды. Милли киемнәр, читекләр, сумкалар сатып алырга да мөмкинлек бар иде. Бәяләр түбән булмаса да, Сабантуйдан һәркем истәлеккә сувенир алды. Кичке Сабантуй дәвам итеп, тамашачыларны биергә чакырды.
Римма УМИТБАЕВА.