2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсендә үтәчәк. Бәйрәм эстафетасы Алексеев районының Әсәкәй авылына тапшырылды. Бу турыда бүген Пенза өлкәсе Кече Труев авылында узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда игълан ителде.
Әсәкәй – борынгы татар авылларының берсе. Аңа 18 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына. Авылда 2000нән артык кеше яши.
Бөтенроссия авыл Сабан туеның күчмә символы «Тулпар Ат»ны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – беренче вице-губернаторы – Оренбург өлкәсенең авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры Сергей Балыкинга тапшырды.