Бөтендөнья татар конгрессы каршында төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы төзелгәч, урыннарда да зур җанлылык башланды. Туган як тарихын өйрәнүчеләр бергә тупланып, моңа кадәр башкарган эшләрен барлыйлар, алга таба юнәлешләр билгелиләр.
18 март көнне Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылы урта мәктәбендә шундый зур җыеннарның берсе булып үтте. Җыен Нәүруз бәйрәме белән башланып китте, мәктәп балалары килгән кунакларга урамда ук театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Ә мәртәбәле фәнни чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Мәрҗани исемендәге тарих институты, Халиков исемендәге археология институты, Аксубай районы башкарма комитеты һәм районның Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе оештырган иде. “Көнбатыш Кама аръягы торак пунктлары тарихын өйрәнү проблемалары” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференциясендә йөздән артык кеше катнашты, пленар утырышта һәм алты секцияддә алтмышка якын доклад һәм чыгыш тыңланды. Тарихчылар Дамир Исхаков, Юлай Шамилуглы (Америка) Фаяз Хуҗин, Альберт Борханов, Фәүзия Бәйрәмова, Җәмил Мөхәммәтшин, Рафик Насыйров, Нурулла Гариф, Наил Нәбиуллин, Асия Мөхәммәтшина, Мәксум Акчурин һәм башка чыгыш ясаучылар төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләделәр, бу юнәлештә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр.