Пермь краеның Барда районы үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган Милли мәдәният көннәре үтәчәк.
Әлеге Милли мәдәният көннәре кысаларында “Тукай һәм аның шәҗәрәсе” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. Шул ук 15 ноябрь көнне Тукайга багышланган сәнгатьле шигырь уку бәйгесе дә үтәчәк.
Билгеле булганча, быел Бардада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Фәнни-гамәли конференциягә катнашучылар аңа чәчәкләр бәйләмнәре куячаклар дип тә көтелә.