tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновсктагы татар милли-мәдәни автономиясе юбилеен зурлап үткәрде
Ульяновсктагы татар милли-мәдәни автономиясе юбилеен зурлап үткәрде

Ульяновсктагы татар милли-мәдәни автономиясе юбилеен зурлап үткәрде

Бүген, 19 декабрьдә Ульяновскның өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичәне зур итеп Ленин меориалының купшы Зур залында үткәрде.

1200 тамашачы сыйдырышлы зал эш көне булуына карамастан шыгрым тулы иде.

Ульянлыларны котларга Казаннан Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә делегация дә килде. Губернатор, җирле хакимият исеменнән татар автономиясен юбилее белән котларга дип өлкә хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Екатерина Уба килгән иде.

Кичә башланыр алдыннан тамашачылар, кунаклар беренче кат фойесында татар декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләреннән күргәзмәне карап, күңеленә ятышлы әйберләрне сатып алу мөмкинлегеннән файдаланды. Тәмлетамаклар татар милли ризыкларын авыз итте. Бәйрәмчә, рухны күтәреп оркестр татар көйләрен яңгыратып торды (Ульяноск дәүләт рус халык музыка кораллары оркестры, сәнгать җитәкчесе – Иван Крайник).

Кичә үзе театральләшкән тамаша белән ачылып китте. Ул Сембер җирендә татар тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштыру кебек булды. Тамашачылар Фәйзулла Туишев, Бари Тарханов, Зөһрә Акчурина-Гаспринская, хәтта Габдулла Тукайны да күрделәр. Бүгенге көнгә күчеп, Ульяновскның өлкә татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турында фильм да күрсәтелде.

Ульяновск өлкә хакимият органнары исеменнән Екатерина Уба татар автономиясен, барлык җирле татарларны бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук татар активистларына өлкә бүләкләрен тапшырды.

Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне бу зур бәйрәм белән тәбрик итте, алга таба җиң сызганып эшләргә өндәде. Ул татар оешмалары активистларына, сәнгатькәрләргә Татарстан дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм зур концерт программасы белән дәвам итте. Әлбәттә, сәхнәнең төп бизәге Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы булды.

Шулай ук бүген Екатерина Уба һәм Васил Шәйхразиев ике төбәк арасындагы элемтәләрне ныгыту хакында әңгәмә кордылар. Очрашуда шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясендәге милли мәсьәләләр буенча департамент мөдире Сергей Миронов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Марс Тукаев катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*