tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскның татар урыннарын барлап…
Ульяновскның татар урыннарын барлап…

Ульяновскның татар урыннарын барлап…

Бүген, 19 декабрьдә Ульяновск каласына визиты вакытында Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев шәһәрдә яшәүче татарларның күңеленә бик тә якын  урыннарда булды.

Ульян өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәтенә барганнан соң, Казан делегациясе Татар мәдәни үзәгенә юл тотты. Билгеле булганча, әлеге бина каршында болгар-татар шагыйре, “Кыйссаи-Йосыф” авторы Кол Галигә һәйкәл кулган (авторы К.Головушкин, 2008 ел). Татар әдәбиятының горурлыгы булган шагыйрьне хөрмәтләп, аның һәйкәленә чәчәкләр куелды.

Татар мәдәни үзәгендә кунакларны директор Рамилә Сафина каршы алды. Биредә Милли Шура рәисе үзәкнең күпкырлы эшчәнлеге белән танышты.

Татар мәдәни үзәгеннән соң Казан делегациясе “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең җирле филиалына юл тотты. Коррпункт җитәкчесе Рамис Сафис Васил Шәйхразиевка нинди мәгълүмат, ничек әзерләнеп җибәрелүе турында сөйләде.

Ульяновсктагы татар журналистларының эше белән танышуны Милли Шура рәисе “Өмет” татар газетасы редакциясендә дәвам итте. Әлеге басма 1989 елдан чыгып килә. Россия төбәкләрендә татар телендә чыгучы иң көчле газеталарның берсе санала. Редакция эшчәнлеге белән газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*