2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар.

Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим итттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тыңлаучылар да микрофон алдына чыкты.
Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырды.
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге











