Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды
Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды

Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды

2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар.

Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи  Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Ольга Журавлева, Гөлзада Бәйрәмова, Наилә Яхина, Дамир Гыйсметдин, Йолдыз Шәрапова, Лилия Газизова, Ләйсән Переведенцева һ.б. чыгыш ясады.

Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим итттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тыңлаучылар да микрофон алдына чыкты.

Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырды.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*