«Рухани Жанғыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы Татар музыкасы концерты оештыра. Чара 2018 елның 25 гыйнвары көнне Астана шәһәрендә Җамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең концертлар залында узачак. Концерт сәг. 19:00 башлана.

Программада “Астана Опера” театры солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисты Майра Мөхәммәт-кызы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров чыгыш ясыячак.
Татар музыкасы концерты Казахстан Республикасы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекнең мөһим бер вакыйгасы булып торачак.