Агымдагы елның 18 апрелендә Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә “Авыл тарихы – Россия тарихы. Татар халкының рухи кыйммәтләрен саклауда ислам роле” төбәгара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциядә түбәндәге темалар күтәреләчәк:
- Халык тарихын өйрәнү һәм саклау инструменты буларак төбәк тарихын өйрәнү
- Мари Эл халыклары туган телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары
- Татар халкының рухи кыйммәтләрен саклауда мәчет роле
Конференциядә катнашуга төбәк тарихын өйрәнүчеләр, тарихчылар, мәктәп, төбәк тарихын өйрәнү, гаилә музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һ.б. чакырыла.