Бүген Уфада “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале үтә. Мәскәүнең Кремль сараенда башланып киткән фестиваль инде Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамакны колачлады. Уфадагы концерттан соң артистлар Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә чыгышлар ясаячак. 18 апрельдә Казанда фестивальнең йомгаклау концерты узачак.
Уфада узган “Дуслык күпере”ндә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Сәхнәгә күтәрелеп, ул фестиваль кунакларына һәм катнашучыларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.




