
Якшәмбе көнне шәһәр паркында үткән сабан туенда хакимият вәкилләре, татар-башкортлардан башка уйгур, үзбәк, рус җәмгыятьләре вәкилләре катнашкан. Җыелган халык алдында Татарстан мәдәният министры юлламасы белән махсус җибәрелгән талантлы артист Айдар Сөләйманов, Аделаида татар яшьләре, якшәмбе мәктәбе балалары, яшьләрнең “Ак калфак” төркеме чыгыш ясаган. Монда оештырылган спорт ярышларында, уеннарда җиңүчеләргә яхшы бүләкләр бирелгән. Кояшлы-яңгырлы бу көнне Австралиядәге сабан туе бик матур үткән. Казан кунагы Айдар Сөләйманов Аделаида сабантуеның иң популяр кешесе булып танылган. Бу хәбәрләрне һәм рәсемнәрне, видео җибәргән милләттәшләребез Сафия Вәлиеффкә, Диләрә Вәлиеффкә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Римзил Вәлиев


















