tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучылар арасында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узачак
Укучылар арасында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узачак

Укучылар арасында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узачак

18 апрель көнне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелә. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурсның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру.

Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты,  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыячак. Бәйгедә студентларның бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

Конкурс кысаларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе дә уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*