

Төрле елларда “Сембер карлыгачлары” конкурсында катнашып лауреат исемнәренә лаек булган Ләйсән Садыйкова, Рамил Айметдинов, Ранис Габбазовлар Казанның сәнгать уку йортларында белем алып Татарстанның танылган сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Ни кызганыч, оештыручыларның әйтүенә караганда, соңгы елларда катнашучыларның чыгыш ясау дәрәҗәсе нык төшкән.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә төрле яшьтәге балалар ике номинациядә көч сынаштылар. Тагын шунысы да игътибарга лаек, балаларны татар телендә аралаштыру һәм аларның сөйләм телен үстерү максатыннан быелгы ярышта җырчыларга күбрәк өстенлек бирелде.
Чыннан да,балаларның татар телен белү дәрәҗәсе начар гына түгел, гомумән, бик нык түбән. Хәтта саф татар авылларыннан килгән укучылар да ана телен белми.

Жюри әгъзаларына өч сәгатьтән артык барган иҗади ярышның җиңүчеләрен билгеләү һәм призлы урынны алучыларны ачыклау җиңел булмады. Чөнки “Сембер карлыгачлары” бәйгесендә өлкәнең 18 районыннан 171 бала чыгыш ясады.
Гомумән, бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә бала да бүләксез китмәде, аларга дипломнар белән бергә бүләкләр дә тапшырылды.
Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе.