Бүген Чуашстанның Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча чираттагы җыелыш узды. Чувашия республикасының Министрлар кабинеты рәисе Иван Моторин белән Федераль Сабантуйны оештыру буенча эшлекле сөйләшүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конрессының “Милли шура”рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Чувашиянең Мәдәният министры Константин Яковлев, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков, Чуашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гибатдинов һ.б. җыелганнар иде.