Башкортстанның Бүздәк районында беренче тапкыр “Бәлешфест” милли кухнялар фестивале үтте.
Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың “Халыклар дуслыгы йорты” тарафыннан оештырылган чарага 2000нән артык кунак җыелды. Фестивальнең төп максаты – Башкортстанда яшәүче халыкларның милли аш-су үзенчәлекләрен саклау, өйрәнү һәм тергезү һәм шуның ярдәмендә мәдәниятара бәйләнешләрне ныгыту.
Районда “Бүздәк бәлеше” бәйрәме инде өч ел дәвамында үткәрелеп килә иде. Быел ул яңа исем һәм яңа статус алды – республика күләмендә узучы бәйрәмгә әверелде. Өстәвенә, фестиваль федераль грантка да лаек булды – Президент грантлары фонды аны үткәрүгә 471,8 мең сум күләмендә акча бүлде.Бүздәк авылының үзәк мәйданында татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли аш-суларын авыз итәргә мөмкин иде. Шунда ук әлеге милләтләрнең тормыш көтү үзенчәлекләрен ачып салган күпсанлы күргәзмәләр эшләде. Ә иң түрдә кукыраеп фестивальнең төп сәбәпчесе – бәлеш утыра иде.

Фестиваль кысаларында милли аш төрләре әзерләү, өстәлне сервировкалау буенча төрле мастер-класслар эшләде, квест-уеннар үтте. Чарага килгән кунаклар Бүздәктә урнашкан Республика татар тарихи-мәдәни үзәге буенча экскурсия кылдылар, аның каршына агачлар утырттылар.“Бәлешфест” чыгышлар 15 телдә яңгыраган олы концерт белән тәмамланды