Болгар тыюлыгы җирлегендә татар теленең гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән төбәкара палаткалы лагерь эшли.
Агымдагы елда тел юнәлешендәге лагерьда Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 500 бала катнаша. Смена кысаларында мастер-класслар, тренинглар үткәреләчәк. Моннан тыш, язучылар, мәдәният эшлеклеләре, Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары вәкилләре, танылган журналистлар белән очрашулар да оештырылачак.