2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Д.Ф. Шакиров икенче срокка бертавыштан Милли Шура рәисенең беренче урынбасары итеп сайланды.
Данис Фәнис улы Шакиров 1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган.
Белеме
- 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Филология» белгечлеге буенча укып, «кызыл» диплом белән тәмамлый.
- Филология фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге
- 2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
- 2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә.
- 2015 – 2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
- 2020-нче елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2024-нче елның сентябреннән – VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
Бүләкләре
- “Фидакарь хезмәте өчен” медале, 2023;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2022;
- «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, 2019;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2018;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2017.
Элемтә
- Телефон: +7 (843) 236-5916
- Эл.почта: [email protected]