1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган.
Белеме
- 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Филология» белгечлеге буенча укып, «кызыл» диплом белән тәмамлый.
- Филология фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә.
2015 – 2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2020-нче елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Бүләкләре
«Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Элемтә
Телефон: +7 (843) 236-5916
Эл.почта: [email protected]