tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ИЛДАР ИРЕК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ИЛДАР ИРЕК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ИЛДАР ИРЕК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында И.И. Гыйльметдинов бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.

Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 1962 елның 3 сентябрендә ТАССРның Кама Тамагы районы Келәнче авылында туа. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе.

Белеме

  • 1983 елда Физика укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый;
  • 1988-1989 елларда ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укый;
  • 2007 елда дәүләт һәм муниципаль идарәсе белгечлеге буенча Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1982 – 1983 елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә физика укытучысы;
  • 1983 – 1984 елларда Кама Тамагы районының Олы Бортас авылы урта мәктәбе директоры;
  • 1984 – 1985 елларда ВЛКСМның Кама Тамагы район комитетының икенче секретаре;
  • 1985 – 1986 елларда – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә;
  • 1987 – 1990 елларда – ВЛКСМның Актаныш район комитетының беренче секретаре;
  • 1994 – 2001 елларда –  Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;
  • 2001-2003 елларда – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары;
  • 2003 елдан бүгенге көнгәчә – РФ Дәүләт думасы депутаты;
  • 2007 елдан Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе.

Бүләкләре

  • Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре;
  • I дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале;
  • «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен» почет тамгасы;
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының ведомство бүләге – Петр Лесгафт медале;
  • Россия Президенты, РФ хөкүмәте, РФ Федерация Советының почет грамоталары;
  • «Казанның 1000- еллыгы истәлегенә» медале.

Элемтә өчен