tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ТУКАЕВ МАРС РИФКАТЬ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары
ТУКАЕВ МАРС РИФКАТЬ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары

ТУКАЕВ МАРС РИФКАТЬ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары

Марс Рифкать улы Тукаев 1972 елның 26 маенда Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Рысов авылында туган.

Белеме

  • 1989 – 2009 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында;
  • 1992 – 1993 елларда Стамбул университетында,
  • 1993 – 1999 елларда Анкара университетында белем ала.
  • 1999-2003 елларда Хаджеттепе университетында аспирантура бүлеген тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 2001-2003 елларда Анкара шәһәрендә Гази университеты мөгаллиме;
  • 2003-2005 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы референты;
  • 2005-2011 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе белән эшләү бүлеге җитәкчесе;
  • 2011 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары;

Бүләкләр

  • «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2022;
  • Ульяновск өлкәсенең «Халыклар дуслыгы» медале, 2022;
  • Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2017;
  • «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, 2012;
  • «2010 елда Бөтенроссия халкының санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале, 2012;
  • «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале, 2005.

Элемтә