1972 елның 26 маенда Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Рысов авылында туган.
Белеме
- 1989 – 2009 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында;
- 1992 – 1993 елларда Стамбул университетында,
- 1993 – 1999 елларда Анкара университетында белем ала.
- 1999-2003 елларда Хаджеттепе университетында аспирантура бүлеген тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
2001-2003 елларда Анкара шәһәрендә Гази университеты мөгаллиме;
2003-2005 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы референты;
2005-2011 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе белән эшләү бүлеге җитәкчесе;
2011 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары;
Бүләкләр
- «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале, 2005;
- «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, 2012;
- «2010 елда Бөтенроссия халкының санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале, 2012;
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2017.
Элемтә
Телефон: 8 (843) 299-77-16
E-Mail: [email protected]