tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 149)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Ислам- безнең яшәү рәвеше

Куе нарат урманнары арасында утыручы бу матур шәһәрне “Урмандагы шәһәр яисә шәһәрдәге урман” дип йөртәләр. 1698 нче елда нигез салынган – элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендә бүген 16 меңнән артык татар гомер итә. Узган гасырда биредә татар педагогия училищесы эшләгән, татар телендә “Мәләкәс хәбәрләре” исемле газета да чыккан. Бүген шәһәрдә 10 елдан бирле татар автономиясе, мәктәп, мәдәният йортларында үзешчән татар ...

Дәвам »

Бүген Россия матбугаты көне

“Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Россия матбугаты көне уңаеннан журналистларга, полиграфчыларга, нәшрият хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итте. “Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм! Журналист хезмәте авыр, әмма кызыклы. Сез эфирда әйтелгән яки газета полосасында басылган һәр сүз өчен үзегезгә зур җаваплылык аласыз. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы ...

Дәвам »

Сугыш сындырмаган шәхес.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Дәвам »

Тукай авылы үсештә

Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы халкы да узган елга нәтиҗә ясый. Бу авыл иманлы, тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә осталыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында яшәп килә. Тукай елдан-ел үсә, яңара. Үткән елда дистәләгән яңа йортлар төзелде, 18 яшь пар яңа гаилә корылган, 30 бала якты дөньяга килгән. Тукайда бүгенге көндә ике меңгә якын кеше яши. Якты тормыштан 13 ...

Дәвам »

Петербургта яңа татарча китап дөнья күргән

Самара өлкәсенең Елхау районы Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Фәхретдинованың “Уеллар” дигән китабы дөнья күргән. Ул Санкт-Петербургта басылган. Бу авторның икенче китабы. Алдагысы “Замандашлар сагышы” дигәне дә Петербургта чыккан була. Анысы шигъри җыентык булса, яңасы татар халык иҗатын туплаган. Такмаклар унсигез бүлектән тора һәм ул үз эченә 363 такмакны җыйган. Гөлсирә ханымга киләчәктә дә иҗат уңышлары телик.  

Дәвам »

Зур Чирекледә – мәүлет бәйрәме

Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында гомер итүче дин кардәшләребез бөек Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәмнәре үткәрәләр. Шундый матур кичәләрнең берсе – Ульяновск өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә да узды. Бу авыл өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыктагы Самара-Мәскәү федераль тимер юл буена урнашкан. Авыл читенннән инде күрше Пенза өлкәсе башлана. Өч мәхәлләле авылда 3000 нән артык кеше яши. Ел ...

Дәвам »

“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.

Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар. Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 ...

Дәвам »

Конгресста кунак бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанда Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Атик Али белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз бу илдә яшәүче милләттәшләребез турында барды. Шулай ук, март аенда Финляндиядә узачак БТК БКның бюро утырышын планлаштырдылар Бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә. Хельсинкидагы ...

Дәвам »