15 май көнне районда узучы татар әдәбияты көннәре кысаларында Азнакай районы мәдәният идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе белән берлектә шәһәребезнең балалар китапханәсендә «Җырларымда гомер агышы» исеме астында җирле шагыйрә Галия Сәетшинаны искә алу кичәсе булып узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы Әстерхан өлкәсе губернаторы Бабушкин Игорь Юрьевич белән очрашты.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хөснуллин Марат Шакирҗан улы белән очрашты.