tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 218)

Рубрика: Дин

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкын Ураза гаете белән котлады

Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт.

Дәвам »

Сургутта – ифтар

Сургут татарлар милли-мәдәни оешмасы һәм татар эшкуарлары Мәчеттә ифтар оештырдылар. Зур мәҗлестә 65 чакырылган милләтәшләребез катнашты. Алар әби-бабайлар, яшьләр, балалар һәм шәкертләр иде. Төркиядән килгән кунагыбыз Коръән сүрәләрен һәм вәгаз укыды. Риф Садыйков, Сургут

Дәвам »

Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә оештырылучы Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, бу хакта хәбәр таратыла башлагач та 1000нән артык кеше анда катнашырга теләген белдерде. 1-15 август көннәрендә үткәрелүче фестивальдә катнашу өчен online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Фестиваль спикерлары буларак катнашалар: – Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие; – Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие; – Әхмәд Тәмим ...

Дәвам »

Ураза 28 июльдә, Корбан бәйрәме 4 октябрьдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел республикада Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре турындагы Указга кул куйды. “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә 2014 елның 28 июле Ураза гаетен бәйрәм итү көне буларак билгеләнгән; 4 октябрь – Корбан гаете. Указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014 нче елның 1 нче июлендә имзаланган.

Дәвам »

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды. Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды. Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән ...

Дәвам »