tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 228)

Рубрика: Дин

Мөселманнар күп, мәчетләр генә җитсен!

Кытай хөкүмәте уйгур мөселманнарын эзәрлекли, аларны хәтта экстремистлыкта гаепләп, үлем җәзасына да хөкем итә. Мньямада полиция дин кардәшләребезгә инде ничәнче кат ут ача. Шри-Ланкада буддистлар – мәчеткә, ә Парижда расачылар яулыклы кызларыбызга һөҗүм итәләр. Каһирәдәге «Әл-Иман» мәчетенең эчендә исә, хөкүмәттән бәреп төшерелгән президентлары Мөхәммәд Мурсины яклап, тату протест акциясенә чыкканнары өчен атып үтерелгән йөзләрчә мөселманның җәсәдләре рәт-рәт тезелешеп, сасып, җирләүгә ...

Дәвам »

Бердәй вәгазь зарурмы? (ТР Диния Нәзарәте барлык мәчетләр өчен дә мәҗбүри җомга вәгазьләре таратачак)

ТР Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясе проектын тикшерүгә багышланган сөйләшү булды. Анда республикабыз Диния нәзарәте җитәкчеләре дә катнашты. Мөфтият җитәкчеләре анда, озакламый республикабыз мәчетләренә нәзарәттә расланган бердәй җомга вәгазьләре җибәрә башлаячакбыз, дип белдерде. Барлык мәчетләрдә дә берүк көнне бердәй җомга вәгазе сөйләнеләчәк дигән сүз бу. Бер яктан караганда, яхшы ният инде бу. Имамнарга эш җиңеләя, җомга вәгазе ...

Дәвам »

Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен”, – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте). «Әл-Бәкара» ...

Дәвам »

Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме?

Бу дөньяда барысына да, Хисап көнендә иманлыларга гына рәхим-шәфкатьле Аллаһ исеме белән.Бар мактаулар, чынлап та, Аллаһка гына. Без мактыйбыз Аны, Аннан ярдәм һәм ярлыкавын сорыйбыз, күңелләребез һәм гамәлләребезнең явызлыкларыннан Аңа гына сыенабыз. Аллаһ юлыннан барган кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлыннан бармаганының рухи остазы юктыр. Аллаһтан башка иләһ юклыгына, Аның иптәше юклыгына шәһадәт итәбез. Шул ук вакытта Мөхәммәднең ...

Дәвам »

Мәңге сүнмәс өмет

Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Адәм балалары бер-берсеннән яше һәм җенесе, милләте һәм акылы, зәвыгы һәм мәсләге, нияте һәм дөньяга карашы белән аерылырга мөмкин, ләкин бер максат барлык кешеләр өчен уртак булып тора. Ул да булса – бәхет эзләү: законнарга итагать кылучы һәм җинаятьче, Аллаһка ышанучы һәм кяфер – боларның һәммәсе дә бәхетле булырга тели. Ләкин нәрсә соң ул бәхет? Бу ...

Дәвам »

Муллаларга сәясәткә түгел, хәйрия эшенә биреләсе!

Дини темага Интернет тулы мәкалә, әмма аларның 70-80 проценты оригиналь түгел, кабатланган-күчерелгән язмалар. Дини вәзгыятькә кагылышлы җитди, аңлап язылган аналитик мәкалә Пәрәвездә үзе бер яңалыкка әйләнә башлады. Күпләр атна башында журналист Данис Гәрәевнең “Ислам-портал” сайтында дөнья күргән мәкаләсен шундый яңалык буларак кабул итте. Язма шактый кискен һәм игътибарны җәлеп итә торган сүзләрдән башлана: “PR теле белән әйтсәк, “традицион ислам” брендын ...

Дәвам »

Руслан Айсин: “Ислам белгечләре” Мәскәүгә карап эшли

Фәйзрахман Саттаров һәм аның мәхәллә әгъзаларына карата җинаять эше кузгатудан соң, Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныска да гаепләү белдерелде. Аны югары белем турында ялган диплом күллануда гаеплиләр. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә аның Казан дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломының ялган булганы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады. Татарстан ...

Дәвам »