tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 227)

Рубрика: Дин

Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

27 октябрьдә Арча районының Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды— мәчет үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды.

Дәвам »

Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Татарстан мөфтияте 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана. Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә. ТР МДН яшьләр бүлеге ...

Дәвам »

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти. 26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, ...

Дәвам »

Мәрҗани мәчетендә Салават Шамил Закировка багышлап Корбан ашы уздырды

24 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә танылган җырчы Салават Фәтхетдинов билгеле җәмәгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге театрның элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров истәлегенә багышлап Корбан ашы уздырды.

Дәвам »

Айвар Саттаров: Архитектураның милли йөзе булмау – мәдәни торгынлыктан

Архитектураны ташта гәүдәләнгән музыка диләр. Димәк аны иҗат итү өчен нечкә күңел, кайнар илһам һәм гүзәллекне тоемлау сәләте сорала. Әле тагы төгәллек тә зарур. Төзелеш эшендә һәр миллиметр мөһим.

Дәвам »

Татар конгрессына Корбан-бәйрәме уңаеннан котлаулар килә

Шушы бәйрәм көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның хезмәткәрләре исеменә оешмалардан һәм аерым кешеләрдән күп санлы котлаулар килә. Алар арасында Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллиннан да котлау хаты бар. “Йортларыбызга байлык-муллык, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп”, – диелә әлеге хатта. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменә шулай ук Украина мөселманнары диния ...

Дәвам »

Татар яшьләре Корбан ашы уздыра

Агымдагы елның 16 октябрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге ярдәмендә иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсенә – Корбан гаетенә багышланган мәҗлес – Корбан ашы уздыра. Чарада бөтен республикадан 300гә якын татар яшьләре катнашачак дип көтелә. Алар арасында республиканың  яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары  уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Ихлас”  мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары. ...

Дәвам »

Корбан бәйрәме уңаеннан котлау

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, ...

Дәвам »