tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөслимәләр һәм мөселман яшьләре өчен ифтарлар узачак
Казанда мөслимәләр һәм мөселман яшьләре өчен ифтарлар узачак

Казанда мөслимәләр һәм мөселман яшьләре өчен ифтарлар узачак

29 май көнне Казанның “Туган авылым” милли копмлексында мөслимәләр өчен ифтар оештырыла. Чарага республиканың күренекле абыстайлары, Казан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә хезмәт куючы мөгаллимәләр, шулай ук милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 250 кеше чакырулы. Авыз ачу мәҗлесе дини-милли рухта узачак, шуңа да анда ак яулыктан, милли киемнән килү шарт. Кичәдә вәгазь, Коръән аятьләре укылачак, мөнәҗәтләр, бәетләр әйтеләчәк. Ифтарны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге оештыра.

Моннан тыш, 30 май көнне Казанда яшүсмерләр һәм актив мөселман яшьләре өчен ифтар үткәрү күздә тотыла. Бу мәҗлес тә 250 кешегә исәпләнгән. Чара вәгазьләр, шулай ук дини тематикага интерактив уеннар белән үрелеп барачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*