tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2010)

Рубрика: Милли тормыш

Казанга татар журналистлары җыелды

26 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына тренинг-семинарда һәм “Татар рухы һәм каләм”  IV Бөтенрусия журналистлары  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына катнашу өчен матбугат хезмәткәрләре килде. Баш мөхәррирләр, аларның урынбасарлары, хәбәрчеләр – барлыгы 19 кеше Россиянең 9 төбәгеннән килгән булсалар, бер каләмдәшебез,  тынгысыз Виктория Купцова Казахстандагы Семейдан килеп җитте.  Бүген журналистлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган көз төзелгән ...

Дәвам »

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Иртәгә Казанда татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узачак. Билгеле булганча, оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган иде. Статистика буенча: БДБ илләреннән, төгәллрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән  – 45. Журналистларның иҗади җимешләренә “Татмедиа” Республика ...

Дәвам »

2014 елда ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылачак кандидатлар исемлеге билгеле булды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2014 елда премиягә дәгъва кылучулар исемлеген игълан итте.

Дәвам »

Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды

Tatars in Belgium берлеге лидеры Регина Вәлиева, Россия халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен саклау, шулай ук Европа рус телле диаспорасында яшьләр элемтәләрен үстергән өчен, грамотага ия булды.

Дәвам »

Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

Мәскәүдә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Очрашуның максаты – бу оешманың Мәскәү бүлеген булдыру. Утырышта “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, журналист һәм язучы Нәзифа Кәримова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова (Фатехова), Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, шәһәрнең 13 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алия Капкаева, “Бердәмлек” татар ...

Дәвам »

Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты

19 февральдә Татар милли-мәдәни автономиясенең 2013 ел эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга перспектив планнарына багышланган зур җыелыш булып узды.

Дәвам »

Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак. Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра. Программада: әдәби укулар, ...

Дәвам »