tatruen
Баш бит / Милли тормыш (страница 2050)

Рубрика: Милли тормыш

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк.

Дәвам »

“Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче

“Татмедиа” ААҖ нең яңа генераль директоры итеп Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов билгеләнде.   Белешмә өчен: Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган. 1991 елда инженер-механик белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган. 1981-1985 елларда Советлар Армиясе сафларында хезмәт куйган; 1986-1994 елларда Татарстан газет-журнал нәшриятында төрле вазыйфаларда эшләгән; 1994-1999 елларда – Полиграфия-нәшрият комбинаты ДУП баш инженеры; 1999-2001 ...

Дәвам »

Ләйсәнә

Ләйсәнә! Ләйсәнә бит бу! Кемдер бүләк итеп киткән өстәл календареның «гыйнвар» битендәге кыз чыннан да «Халкым минем…» тапшырулары аша барыбызга да бик тә таныш, бик тә якын Ләйсәнә Садретдинова иде. Моның гаҗәбе дә юк. Чөнки календарьның исеме дә, ул менә инде биш елдан артык алып бара торган тапшыру кебек, «Халкым минем…» дип аталып, аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья ...

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара. Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус ...

Дәвам »

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды. Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, ...

Дәвам »

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган “Милли көй” II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы – Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте. Моңа кадәр “Милли көй” II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде. Түбән ...

Дәвам »