tatruen
Баш бит / Слайдер (страница 3044)

Рубрика: Слайдер

Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы  үтте. Аның көн тәртибендә бер мәсьәлә иде – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы. Бу-Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасында Юллама белән ТР Дәүләт Советы алдында дүртенче тапкыр чыгыш ясавы. Аның быелгысы республиканың эчке һәм тышкы хәленә багышлана. Утырышка РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, республиканың Федерация Советындагы әгъзалары, ...

Дәвам »

Ташкентта Татарстан көне

22 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендәге “Төркестан” cараенда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган Татарстан көне узды. Бу чараны шәһәрнең Татар мәдәният үзәге РФның Үзбәкстандагы илчелеге, Республика интернациональ мәдәният үзәге һәм ТРның ҮРда вәкиллеге булышлыгы белән оештырды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъматулина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы ...

Дәвам »

Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына Балкан илләреннән кунаклар килделәр. Юсуф Тербич – Босния һәм Герцеговинадан, ул язучы, журналист, “Препород” мөселман оешмасы җитәкчеләренең берсе. Драгомир Анжелкович шулай ук журналист, vidovdan.org сайты редакторларының берсе. Предраг Николич Белградтагы “Стратегик хезмәттәшлек өчен үзәге” исемле серб оешмасының җитәкчесе. Кунакларны Казанга алып килгән Түбән Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты ректорының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Александр ...

Дәвам »

Татар егете Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде

37 яшьлек Рөстәм Тимергалиев вице-премьер Валерий Пальчук урынына Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде. Бу карар өчен Кырым Югары Радасының 18 сентябрьдә узган утырышында 69 депутат тавыш бирде. Яңа вазифада ул Кырымга инвестицияләрне җәләп итү өчен җаваплы булачак. өстәм Тимергалиев 2010 елда Кырым Югары Радасының депутаты итеп сайлаганнан соң Кырым вице-премьеры вазифасы өчен төп дәгъвачыларның берсе иде. Бу вакытка хәтле ул ...

Дәвам »

Казанда “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде

Бүген Казанда Татарстан мөфтияте карамагындагы “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде. Анда Татарстанның дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек кенә түгел, Мәскәү, Ульяновск, Ханты-Манси автономияле округы дини лидерлары да килгән иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән оешкан “Хузур” нәшрияты бүгенге көндә киңкырлы эш алып бара. Нәшриятны Ришат Хәмидуллин җитәкли. Хузур татарчага тәрҗемә иткәндә тынычлык дигәнне аңлата. Билгеле булганча, ...

Дәвам »

“Авылым минем” бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.

Дәвам »

Немец егете татар теленә гашыйк

«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?» Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды.

Дәвам »