ТАТРУСENG
Баш бит / Слайдер (страница 3424)

Рубрика: Слайдер

“Туган як”: Кемерово шәһәре

Татар яшьләре үз шәһәрләре турында ниләр беләләр? VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы алдыннан без шул турыда мәгълүмат тупларга булдык һәм махсус "Туган як" дип исемләнгән рубрика булдырдык.

Дәвам »

Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле»

Татар яшьләре дөньясында зур яңалык көтелә – 4-7 август көннәрендә Казанда VII тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Мобилизация үзәге – Татар конгрессы бинасында эш итүче оештыручылар хәтта бәйрәм көннәрендә дә ял итми. Мин бүлмәгә килеп кергәндә дә форум рәисе Тәбрис Яруллин хезмәттәшләре белән кызып-кызып фикер алыша иде.

Дәвам »

Татарстанның Актаныш районында атаклы Гәрәйләр нәселе вәкилләренә истәлек такталары ачыла

Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында 14 июль көнне авылга нигез салган Гәрәйләр нәселеннән булган Мутиннар данын мәңгеләштерү чарасы узачак.

Дәвам »

Сарманда гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне

Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасынын Сарман районы бүлеге кызлары 8 июль-гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне белән котлап күп балалы, инвалид, тәрбиягә бала алган үрнәк гаиләләрне котладылар.

Дәвам »

Яшьләр форумын каршылап: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе нинди хәлдә?

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе нинди хәлдә? Телне өйрәнү өчен стимул бармы? Гаилә татар телен саклаучы бердәнбер социаль институт булып калдымы? Шушы һәм башка сорауларга җавапны “Татар яшьләре форумын каршылап” сәхифәсенең чираттагы тапшыруын карап белә алырсыз.

Дәвам »