tatruen
Баш бит / “Татарча диктант” акциясe (страница 31)

Рубрика: “Татарча диктант” акциясe

Омскида “Татарча диктант”ны Дуслык йортында һәм шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Ак калфак" хатын-кызлары исә диктантны алдан ук, 17 октябрь көнне язды.

Дәвам »

Ханты-Мансий автономияле округына кергән шәһәрләрдә дә татарлар үз белемнәрен тикшереп карады

Сургут, Когалым, Нягань, Нижневартовск (Түбән Варта), Советск, Урай, Югорск шәһәрләрендә яшәүче йөздән артык милләттәшебез акциягә кушылды.

Дәвам »

ВИДЕО: Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары Истанбул университетында татарча диктант язды

Истанбул Университетында әдәбият факультетында беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясе узды.30 артык кеше килде. Алар арасында татарлар гына түгел, төрекләр, украиннар, әзербайҗаннар да бар иде, дип хәбәр итәләр Төркиядәге милләттәшләребез. Диктантны Төркиядә яшәүче Казан кызы, артист, татар яшьләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Галиуллина укыды. Диктант язганда кайбер җөмләләр озын, сүзләре дә язу өчен авырррак булып тоелды,шуңа да карамастан, хаталарсыз язганнары да байтак ...

Дәвам »

Апас районында “Татарча диктант”та төрле милләт вәкилләре катнашкан

#Татарчадиктант акциясе Апас муниципаль районында 23 мәйданчыкта үткән. Барлыгы 620 кеше татар теленнән үзләренең белемнәрен сынап карарга ният белдергән.

Дәвам »