tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самар шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла
Самар шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла

Самар шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

13-15 октябрьдә  «Татарча диктант»  Дөньякүләм белем тикшерү акциясе  узачак.  Самар шәһәре дә аңа кушыла: 14 октябрьдә диктантны  Җәмигъ мәчетендә (Старо-Загора урамы, 54) 14.00 сәгатьтә   язачаклар. 

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Текстны укый — Айгөл Сафина, татар теле укытучысы.

Оештыручы –  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте.

Катнашу өчен регистрация телефон аша: 8 927 606 2780.

«Туган тел» өлкә татар җәмгыяте директоры Гүзәл РАМАЗАНОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*