tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәбәр” бөтенроссия конкурсының беренче жюри утырышы узды
“Хәбәр” бөтенроссия конкурсының беренче жюри утырышы узды

“Хәбәр” бөтенроссия конкурсының беренче жюри утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында оештырылган “Хәбәр” бөтенроссия конкурсының тәүге жюри утырышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров рәислегендәге жюри комиссиясе бәйгегә килгән эшләр белән танышып үз бәяләмәләрен бирделәр. Конкурсның географиясенә килгәндә, быел тәүге тапкыр уздырылып килүче бәйгегә Россиянең 11 регионыннан эшләр кабул ителде. Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикалары, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Самара, Төмән, Ленинград өлкәләре һәм Пермь крае бар.

Бәйгенең гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 26 октябрь көнне Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы вакытында игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Хәбәр” бөтенроссия журналистлар конкурсы ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйзхразыев инициативасы белән быел беренче тапкыр оештырыла. Әлеге конкурсның максаты Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы татар телле теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары, яшь корреспондентларының татар телен һәм милли кыйммәтләрне пропагандалауга, татарлар тормышын, татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктыртуга багышланган аеруча әһәмиятле материалларын барлау һәм бүләкләү булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*