tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да Марсель Галиевның яңа китапларын тәкъдим итү уңаеннан очрашу була
«Әдәби кафе»да Марсель Галиевның яңа китапларын тәкъдим итү уңаеннан очрашу була

«Әдәби кафе»да Марсель Галиевның яңа китапларын тәкъдим итү уңаеннан очрашу була

11 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт) шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән — сәйләннәр» дип исемләнгән ике яңа китабы басылып чыгу уңаеннан автограф-сессия узачак.

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Чытырманлыкта» китабына Марсель Галиевның тәрҗемә әсәрләре туплап бирелгән. Биредә Максим Горький һәм Александра Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Рюноскэ Акутагаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, алман галиме Карл Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һ. б. турындагы хезмәте урын алган.

Моннан тыш, хезмәттә Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Руи Гонсалес де Клавихоның сәяхәтнамәсе дә бар.

«Сүзләрдән — сәйләннәр» китабына төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз-әйтемнәр, мәкальләр туплап бирелгән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*