tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Мөхетдинов I Бөтенроссия гармунчылар фестиваль-бәйгесендә катнашты
Ринат Мөхетдинов I Бөтенроссия гармунчылар фестиваль-бәйгесендә катнашты

Ринат Мөхетдинов I Бөтенроссия гармунчылар фестиваль-бәйгесендә катнашты

Нальчикта гармунчылар арасында I Бөтенроссия фестиваль-бәйге узды. Әлеге бәйгедә татар баянчысы, «Урман арты» мәдәният үзәгенең «Татар гармончылары» халык ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов катнашты.

Укытучылар һәм Остазлар елында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В. Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Кабарда-Балкар Республикасы Мәдәният министрлыгы, Төньяк-Кавказ дәүләт сәнгать институты, Кабарда-Балкар халык иҗаты һәм мәдәният-агарту методик үзәге 4-7 октябрьдә Нальчикта гармунчылар арасында I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды.

Нальчикка илнең 14 төбәгеннән: Адыгея һәм Ингушетия, Калмыкия, Төньяк Осетия, Татарстан һәм Чечен Республикасы, Ставрополь крае, Архангельск, Орловск, Ырымбур, Саратов, Тверь өлкәләреннән һәм Мәскәүдән музыкантлар килде.

Бу масштаблы чарада Ринат Мөхетдинов I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Ул Татарстан Республикасы намусын лаеклы яклады. Ринат Мөхетдинов Бөтендөнья татар конгрессына әлеге конкурста катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерде:

-Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән мин Нальчикка Татарстанны тәкъдим итәргә бардым. Миңа беренче урынны яуларга насыйп булды. Васил Шәйхразыевка һәм Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт! Без барыбыз да милләтебез өчен эшлибез, – диде Ринат Мөхетдинов.

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов «Урман арты» мәдәният үзәгендә ветераннар ансамблен җитәкли. Ансамбльдәге иң өлкән гармунчыга 86 яшь.
  • «Играй, гармонь» бөтенроссия фестиваль 1999 елдан бирле үткәрелә. Берничә ел үткәрелми торган. Быел уникенче тапкыр «Алтын унлык»ны билгеләгәннәр. Проект авторлары – Анастасия һәм Захар Заволокиннар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*